Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 60%ка арткан

Узган ай белән чагыштырганда, Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр 60 процентка арткан. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

- Июньнең шушы ук чоры белән чагыштырганда, июльдә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 60процентка артты, - диде ул.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 51 кешедә коронавирус ачыклаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре