Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны тагын кайчан артачагын әйттеләр

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында республикадагы коронавируслы вазгыятькә бәя бирде. Аныңча, язын авыручылар саны артуы көтелми. Коронавирусның чираттагы күтәрелеше сентябрьдә булыр дип фаразлана.

– Теләсә нинди инфекция вакытында авыруларның арту һәм кимү очраклары була. Бу сезонга да, контагиозга да (инфекцияле авыруларның йогучанлыгы – ред.), шуларга карата билгеләнгән профилактик чараларның үтәлешенә дә бәйле. Үткән ел бездә авыруның ике чоры булды. Берсе – майга, икенчесе октябрьгә туры килде. Чирнең чираттагы күтәрелеше сентябрьдә көтелә, – дип аңлатты ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре