Татарстанда коронавирус белән авыручыларның кайда күбрәк булуы ачыкланды

Коронавирус белән авыручыларның күбесе – Казаннан. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифинг барышында журналистларга җиткерде.

Ул китергән мәгълүмат буенча, коронавирусның 9 очрагы ачыкланган кешеләрнең яшьләре түбәндәгечә: 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ике, дүртесе – 30дан 50гә кадәр, тагын өчесе 50дән 60 яшькә кадәр.

Галимова әйтүенчә, яңа чирләүчеләр арасында икесе генә читтән кертелгән, калганнары - контакт аша йоктырылган. Татарстанда барлыгы 50 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

Брифингта билгеле булганча, 50 кешенең 25е - Казанда яшәүчеләр, 5се - Чаллыныкы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Лаешта - берешәр кеше. Биектауда ике очрак теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан коронавирус

Көн хәбәре