Татарстанда коронавирусның яңа штаммын йоктыру очраклары теркәлгән

Татарстанда коронавирусның яңа «Стратус» штаммын йоктыру очраклары теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Стратус» штаммының өч очрагы теркәлгән. Әлегә «Омикрон» өстенлек итә. Яңа штамм киңрәк таралу, дәвалау яки нинди дә булса өстәмә чаралар күрү буенча аерылып тормый. Авыру 96 процент очракта ОРВИ тибында бара Күп еллар дәвамында билгеле бер штаммны дәвалауда аерым алымнар, ниндидер махсус профилактика чаралары кертелми, дип сөйлибез. Профилактиканың барлык стандарт алымнары нәтиҗәле эшли – алар турында онытмаска гына кирәк. Тулаем алганда, яңа коронавирус инфекциясе буенча республикада вазгыять тыныч», – диде Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре