Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, республикада яңа инфекция корбаннары саны 124 кеше булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
1961 елда туган ир-атны пневмония һәм Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Аның йөрәк-кан тамырлары авырулары да булган.
«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланды. Вирус идентификацияләнде», диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез