• Фото: Татарстан прокуратурасы

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелгән

Бүген Чаллы-Әлмәт юлының 38нче чакрымында коточкыч фаҗига булган. Daewoo Nexia автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгы,п MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинаны йөртүче һәм аның ике пассажир һәлак булган.

Фаҗига урынына Зәй шәһәр прокуроры Сергей Урванцев килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре