Чаллыда башня краны машинистына коткаручылар ярдәме таләп ителгән. “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, эшче 50 метр биеклектә аңын җуйган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аңа инфаркт булган.
Бу хәлгә юлыккан кранчы, әлбәттә инде, җиргә мөстәкыйль генә төшә алмаган. Чаллының коткару-эзләү отряды коткаручылары ярдәмгә килеп, альпинист кирәк-ярагы ярдәмендә 47 яшьлек ир-атны җиргә төшерүгә ирешкән.
Эшчене кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Казанда коткаручылар кабина кранында параличланган эшчене 50 метрлы биеклектән җиргә төшергән. 56 яшьлек кранчы, эш урынында ревматизмы көчәеп, хәрәкәтләнмәслек хәлгә килгән. Аны да альпинист кирәк-ярагы ярдәмендә коткарганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез