Газетага язылу

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары сакланачак

Татарстанда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары сакланачак. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстанның күп балалы гаиләләренә социаль ярдәм чараларын саклап калуга юнәлдерелгән закон проекты турында республика Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советының эш төркеме утырышында фикер алыштылар. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.

Закон проекты өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гражданнарга, шул исәптән тәрбиягә алынганнарга да кагыла. Ярдәм чаралары алу өчен балаларның яше – 18 яшькә кадәр, ә көндезге формада укысалар, балачактан инвалид яки махсус хәрби операциядә катнашсалар – 23 яшькә кадәр.

Закон проекты социаль ярдәмнең түбәндәге чараларын саклап калуны күздә тота:

– өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты билгели торган исемлек буенча дарулар белән түләүсез тәэмин итү;

– торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия, торак фонды төренә карамастан, гаиләнең һәр әгъзасына бирелә;

– коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының билгеләнгән куллану нормативлары чикләрендә 30 проценты күләмендә субсидия, ә үзәк җылытусыз йортлардагы гаиләләр өчен-халыкка сату нормалары чикләрендә ягулык хакыннан;

– ата-аналарның берсенә гомуми белем бирү оешмасында укучыга йөрү өчен ай саен 120 сум күләмендә субсидия-укуын тәмамлаганчы, әмма балага 23 яшь тулганчы.

Аерым норма югалткан гаиләләргә кагыла: әгәр бала махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булса, санап үтелгән ярдәм чараларына хокук гаиләдә – өлкән балага 23 яшь тулган көнгә кадәр саклана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре