Моны ничек эшләргә икәнлеген «Татар-информ» аңлата.
Картлык буенча пенсиягә (иминият пенсиясе) чыкканда, 1,5 яшькә кадәрге бала карау вакыты эш стажына, ягъни иминият стажына кертелеп, шуңа пенсия баллары исәпләнелә. Исегезгә төшерәбез: иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 еллык эш стажы һәм 30 пенсия коэффициенты кирәк.
Ләкин узган елга кадәр, пенсия исәпләгәндә, күп дигәндә дүрт декрет ялы гына исәпкә алынып килде. Гади генә итеп әйтсәк, хатын-кыз бала карау чоры өчен күп дигәндә 6 еллык кына иминият стажы туплый алды.
Бишенче һәм шуннан соңгы баласын тапканда, декрет яллары инде төшеп калды. Димәк. моның өчен аңа иминият стажы да, пенсия баллы да бирелмәде. Быел исә әлеге чикләү бетерелде. Шуңа күрә 1,5 яшькә кадәр бала карау ялының барлык чорлары, күпме тапкыр декретка чыгуга карамастан, стажда исәпкә алыначак.
Шул ук вакытта бу норма кире көчкә дә ия. Димәк, биш һәм аннан күбрәк балага ия булган күпбалалы аналар пенсиясен (арттыру өчен) яңадан исәпләтүгә гариза тапшыра алачак. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Социаль фондка барып хәл итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез