Татарстанда күпбалалы гаиләләрдәге студентларның уку бәясенең 30%ы компенсацияләнәчәк

Татарстанда урта һөнәри уку йортларында белем алучы ишле гаиләләр балаларын укыту бәясенең 30 проценты компенсацияләнәчәк. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты карарына кул куйган.

Компенсация түләү Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы 1 ноябрьгә кадәр “Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең социаль регистры” дәүләт мәгълүмат системасын эшләп җиткерергә тиеш булачак.

Карар 1 ноябрьдән үз көченә керә. Ул 1 сентябрьдән үк килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә кагылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре