Республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында онкология һәм онкогематология авыруларына каршы көрәш» дигән темага эшлекле киңәшмә алдыннан журналистларга шул хакта сөйләп үтте.
«Шул ук вакытта соңгы 10 айда 19 меңнән артыграк яңа очрак теркәлде», –дип өстәде министр.
Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, 2019 елдагы белән чагыштырганда, республикада яшәүчеләрне югары технологияләр нигезендә дәвалауга дәүләт чыгымы 10 тапкыр арткан. Аның әйтүенчә, Татарстанда 4,5 миллиард сумнан артыграк акча химия белән дәвалауга җибәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез