Татарстанда курьер, үч итеп, бер туташка фахишә аккаунтын булдырган

Казанда яшәүче бер туташ “KazanFirst” хәбәрчесенә бер маркетплейста товар алуының нәрсәгә китерүе турында сөйләгән. Евгения (исеме үзгәртеп бирелә) товарны өйгә китереп бирү хезмәтен сайлап, телефон номерын күрсәткән. Курьер шуннан файдаланырга булган: якыннан танышу ниятеннән, кызга мессенджер аша бер-бер артлы мәхәббәт хатлары юллый башлаган. Соңыннан аны социаль челтәрләрдә табып, инде шулар аша Евгениянең тынычлыгын югалткан.

Чит илдән килгән Дон Жуан, үзенә якты чырай күрсәтелмәячәген аңлагач, Евгениянең берничә фотосурәтен социаль челтәрләрдән алган да танышулар сервисларында аның исеменнән ялган аккаунтлар булдырган. Анда исә интим хезмәтләр тәкъдим иткән. Евгения көннәрдән бер көнне телефонында үзе белән 1-2 сәгать вакытын уздырырга теләүчеләрнең шалтыратканлыгын күргәч, шок халәтендә калган.

Кызның адвокаты Адел Хәйдәршин әйтүенчә, хәзер алар полициягә “Яла ягу” статьясы буенча гариза тапшыру өчен дәлилләр туплый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре