Газетага язылу

Татарстанда кырда югалган 22 яшьлек егетне тапканнар

Әлмәт районында коткаручылар Яңа Кәшер авылы янындагы кырда югалган 22 яшьлек ир-егетне тапканнар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, егет адашкан һәм кире кайту юлын таба алмаган. Коткаручылар ике сәгать эчендә югалган кешене табып, Яңа Кәшер авылына илтеп куйганнар. Егеткә медицина ярдәме кирәк булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре