Газетага язылу

Татарстанда кыргый хайваннар һәм кошларның исәбен алу башланды

Бүген, 15 гыйнварда, Татарстанда аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары хайваннарны кышкы исәпкә алу эшенә кереште.

Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы 1,5 меңгә якын маршрут билгеләнгән. Аларның нәтиҗәләре буенча имезүчеләрнең һәм кошларның 19 төре саны билгеләнәчәк. Исәпкә алу эшләре 15 мартка кадәр дәвам итә.

Исәпкә алына торган төрләр исемлегендә поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, бүре, төлке, куян, тиен һәм башкалар бар.

Моннан тыш, миләш чыпчыгы, көртлек, урман тавыгы һәм соры көртлек кебек кошларның күләме бәяләнәчәк.

Исәпкә алу нәтиҗәләре хайваннар һәм кошлар популяциясен саклау һәм торгызу буенча кирәкле чараларны билгеләргә мөмкинлек бирә, диләр ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре