Татарстанда Кытай машиналары шоурумы барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда Кытай автомобиль сәнәгате шоурумы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта "Мәскәү-Пекин" махсус техника биржасы президенты Олен Московский "РОСТКИ" халыкара форумында әйтте.

Моңа охшаш Россия-Кытай объекты Мәскәүдә бар инде. Биредә күпсанлы махсус техника, сәүдә комплекслары һәм башкалар тәкъдим ителгән.

Олег Московский әйтүенчә, илдәге тәүге шоурумны Татарстанда, икенчесен - Чиләбе өлкәсендә ачарга ниятлиләр. "Әлегә бу - ремонт базасы, сәүдә, склад мәйданчыклары рәвешендә булырга мөмкин. Ел дәвамында әлеге проектны тормышка ашыру нечкәлекләрен өйрәнәчәкбез", - диде ул.

Әйтүләренә караганда, шоурумның автосалоннан төп аермасы, машина сатудан бигрәк, халыкны кызыксындыру һәм үзләренә җәлеп итәргә тырышудан гыйбарәт. Проек кысасында әзер продукцияне тәкъдим итү белән беррәттән, уртак Россия-Кытай сәнәгәтен оештыру да күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре