Азнакайда 14 яшьлек малай батып үлгән. Ул мәктәп лагере тәмамлангач, өенә кайтмый, су коенырга китә һәм шунда батып үлгән, дип яза "Интертат".
Фаҗига булган урынга Азнакай прокуроры Рим Сөнгатуллин барган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Азнакайда 14 яшьлек малай батып үлгән. Ул мәктәп лагере тәмамлангач, өенә кайтмый, су коенырга китә һәм шунда батып үлгән, дип яза "Интертат".
Фаҗига булган урынга Азнакай прокуроры Рим Сөнгатуллин барган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
ЗАГС хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында башланып китте.
Култышевлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә «Ватанны саклаучы гаиләсе» номинациясендә җиңгән, дип хәбәр ителә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми каналында урнаштырылган мәгълүматта.
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгы уңаеннан II Халыкара «Заманча инновацион таләпләр контекстында региональ энциклопедистика» фәнни форумына төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән галимнәр “Татар-информ” агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә әнә шул сорауга җавап бирергә тырыштылар.
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсенә 12 октябрь кичендә зур хәсрәт килә.
Бер миллиард доллар акча, ике көн һәм һинд киносы. 15–16 октябрьдә Казанда «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы узачак. Былтыр тәүге тапкыр узган чарадагы уңышлардан соң, быел җиңне тагын да ныграк итеп сызганып куярга җыеналар. Һиндстан нәрсәсе белән җәлеп итә?
Дәүләт Советында 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына бюджет проектын карау дәвам итә. Коммуналь челтәрләрне ремонтлауга һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга күпме акча юнәлдереләчәк, ни өчен лифтларны алыштыруга өстәмә финанслау кирәк – мондый сорауларны бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында күтәрделәр.
Авыл хуҗалыгы, шул исәптән ветеринария юнәлешендә хезмәт кую – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Мал продукциясенең югары сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, куркыныч тудыра торган авыруларны профилактикалау буенча чаралар үткәрү кебек зур көч таләп иткән эшләр аларның иңенә йөкләтелә.
Казанга якын гына Нагорный дип аталган бистә бар. Тырыш халкы, киң урамнары, мәчет манарасыннан ишетелгән азаннары, күренекле шәхесләре белән үзенә җәлеп иткән бистә ул. Шул бистәдә яшәвем белән бик горурланам мин. Монда һәр урам үзендә тарих саклый кебек тоела. Ә инде иртәнге кояш нурлары урамнарга төшкәндә бөтен бистә нурга күмелә.
«Тормыш юллары катлаулы, бер ялгызың юл үтмә», – дип, юкка гына җырланмыйдыр. Ләкин нинди язмыш көткәнен берәү дә белми. Зиләрә Вахитова-Шәфигуллина да гомер иткән ирен уйламаганда югалта.
Хәл-әхвәлләрен белешү йөзеннән, күп еллар Нурлат, Аксубай районнарында үзхәбәрче булып эшләгән элекке хезмәттәшем Илдус Диндаровка шалтыраткан идем. «Бездә иртә торсак та, кич ятсак та бер үк нәрсә инде, – диде ул моңсу гына. – Көтәбез. Өметләнәбез».
Фикер өстәү
Фикерегез