Татарстанда лаякыл исерек хәлдә “Mercedes” руленә утырган хатын-кызны тотканнар

Кыйммәтле машина хуҗасыннан алынып, штраф түләүле стоянкага озатылган.

Автоинспекторлар кичә Казанның Себер трактында 46 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "Mercedes” джибын туктатканнар.
“KazanFirst” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, автоледи үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек булган. Алкотестер 1,740 мг/л санын күрсәткән. Кешенең лаякыл исерек икәнен аңлата бу.

Йөртүчегә беркетмә тутырганнар. Кыйммәтле джипны исә, эвакуаторга урнаштырып, штраф түләүле стоянкага озатканнар. Затлы машина хуҗасына хәзер җәяү йөрергә һәм саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре