Татарстанда "М5" юлында коточкыч һәлакәт: өч кешенең гомере өзелгән

М5 “Урал” автомобиль юлының 1268нче чакрымында Nissan (рулендә 64 яшьлек ир-ат) КамАЗ белән бәрелешкән. Коточкыч авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына караганда, Nissan, йөртүчесе нык алҗыган булу сәбәпле, каршы як юлга килеп чыккан һәм КамАЗга килеп бәрелгән. Фаҗигадә җиңел машина шоферы, аның 65 һәм 42 яшьтәге ике пассажиры һәлак булган.

Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Прокуратура тикшерү башлап җибәргән.

Юлның бу өлешендә хәрәкәт вакытлыча ябылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре