Газетага язылу

Татарстанда мәктәп укучылары өчен берьюлы ике мәгариф проекты старт ала

Татарстан укучылары физика, математика, информатика, химия һәм биология фәннәрендәге уңышлары өчен грантлар ала алачак. Бу хакта ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

5-11 сыйныф укучылары өчен «Физик-математик алгарыш» һәм «Физик-химик алгарыш» проектлары кысаларында 400 укучы акчалата бүләк алачак. Проектлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты , «Иң яхшысы балаларга» һәм «Һәр баланың уңышлары» федераль проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

«Физмат прорыв» – балалар өчен физика, математика һәм информатикада үз сәләтләрен үстерүчеләр өчен конкурс. Бүләкләү суммасы: 50 000 сум. Иң күп балл җыйган 200 катнашучы җиңүче булачак.

«Физхимбио алгарыш» - физика, химия яки биология белән кызыксынучы укучылар өчен проект. Проектның һәр җиңүчесе өчен бүләкләү суммасы 60 000 сум тәшкил итә. Иң күп балл җыйган 200 катнашучы җиңүче булачак. Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.

Ике проектка да теркәлү 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр проектлар сайтларында узачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре