Татарстанда Бөгелмә - Азнакай трассасында 1 июньдә юл-транспорт һәлакәте булган.
ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, "Гранта" руле артында 27 яшьлек машина йөртүче каршы юлган чыккан һәм "Фиат" микроавтобусына бәрелгән. Җиңел машина яна башлаган.
Коткаручыларга янгынны туктатканнар. Әмма машина йөртүчене коткарып кала алмаганнар. Яшь ир урында үлгән, пассажир имгәнгән.
Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез