13 нче сентябрь көнне Югары Ослан районында М-12 “Восток” трассасында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Volkswagen автомобиле йөртүчесе кинәт юлга йөгереп чыккан поши белән бәрелешкән.
Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлакәт урынында һәлак булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында искәртә. Кыргый хайваннар барлыкка килү мөмкин булган урыннарда аеруча сак булырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез