Киләсе елда Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәге эшли башлаячак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Россиядәге иң яхшы тернәкләндерү үзәге итәргә кушкан. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова хәбәр иткән.
«Россия Федерациясе Социаль фонды белән Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәге төзү турында килешү имзаланды. Сентябрь-октябрьдә фонд җитәкчелеге башкарган эшне карарга киләчәк, дип килештек. Үзәкне булдыру өчен «Лилия» шифаханә-профилакторие базасында бина бирелде. Шуңа күрә без төзергә түгел, ә капиталь ремонт ясарга, бинада яхшы тернәкләндерү җиһазлары урнаштырырга тиеш булачакбыз. Бу объект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның киңәшмәләрендә төп объектларның берсе булачак. Моннан тыш, ул бу иң яхшы, эталон үзәк булырга тиеш, аннан башка төбәкләр дә үрнәк алачак», – дип белдерде Ларионова.
Кирәкле җиһазлар белән җиһазландырганнан соң үзәктә махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук һөнәри авырулы хезмәткәрләргә һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез