Газетага язылу

Татарстанда мебель кибете менеджеры мошенниклык буенча хөкем ителгән

Яшел Үзән шәһәрендә мебель кибете менеджеры – 37 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарганнар.

Ул мошенниклыкта һәм акча үзләштерүдә гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Менеджер 2022 елның ноябреннән 2023 елның апреленә кадәрге чорда клиентларның 1,2 миллион сумнан артыграк акчасын, кибет кассасына кертмичә, үз кесәсенә салып куйган. Моннан тыш заказ белән кайтарылырга тиешле мебель өчен алынган 667 сумнан күбрәк акчаны урлаган.

Суд хатын-кызны 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре