Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«310 вакцина ясалган, шул исәптән – 225 бала. Яңа очраклар (менингококк инфекциясе – Т-и.иск.) юк», - дип сөйләделәр агентлыкка.
Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдә 12 яшьлек кыз лагерь медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрь көнне 17:15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен теркәгәннәр. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлеге, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Кызның үлеме факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез