Газетага язылу

Татарстанда меңнән артык торак пунктка асфальт юл кирәк

Татарстандагы 3075 торак пунктның меңнән артыгына асфальт юл барып җитми.

Бу хакта Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитетның эксперт комиссиясе Буада уздырган күчмә утырышта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин әйтте.

 

Аның сүзләренә караганда, бу юлларны норматив шартларга туры китерү өчен 30 миллиард сумнан артык акча кирәк. 

«Республикадагы барлык торак пунктларга асфальт юл китереп җиткерү өчен алдагы 10 елда ел саен якынча 2,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирергә кирәк булачак. Шул исәптән моңа кадәр башланган эшләрне төгәлләү өчен 3 миллиард сумнан артык акча кирәк», – диде ул утырышта. 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре