Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән 7 мең ярымнан артык кеше файдаланган

Татарстан Рәисен сайлауга әзерлек дәвам итә. Республикада яшәүче 7 мең ярымнан артык кеше тору урыны буенча тавыш бирү теләген белдергән. Билгеле булганча, 30 июльдән Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшли башлады.

Ул теркәлү урыныннан читтә дә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак. Сүз уңаеннан, муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге күздә тотылмый.

Сайлау көнне барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Татарстанда Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауда кандидат итеп теркәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре