Татарстанда мошенниклар кушуы буенча пенсионерлардан акча барып алган 16 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар

Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре пенсионерларда акча барып алган балигъ булмаган курьерны тоткарлаган.

Тикшерү барышында 16 яшьлек үсмернең мошенниклар курьеры булып торуы билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курьер аферистларның кушуы буенча Әлмәттә яшәүче 3 кешедән акча барып алган. Шул рәвешле аларга китерелгән зыян күләме 300 мең сумнан артыграк тәшкил иткән. Мошенниклар, пенсионерларга, янәсе, оныгының (баласы, башка туганы) бәлагә юлыгуы турында хәбәр иткәннәр. Шуннан соң аны җинаять җаваплылыгыннан коткарып калу өчен акча сораганнар. Пенсионерлар барлык саклык акчаларын курьерга биреп җибәргәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре