Татарстанда мошенниклар “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре буларак алдый башлаган

Татарстанда мошенниклар “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре буларак алдый башлаган. Дәүләт идарәсен цифрлы  нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәренә караганда, аферистлар, шалтыратып, имештер, электр исәпләгечләрне алыштыру турында хәбәр итә. Алар бу эшне тизләтү өчен СНИЛС номерын яки Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге бирердәй смс-кодны сорый.

Аферистларның, шәхси мәгълүматларны кулга төшереп, акча урлау максатында “кармак” салырга маташуы бу. Алар, микрофинанс оешмасыннан кредит алып, хокук саклау органнары яки банклар исеменнән шалтыратырга һәм акчаны “имин счет”ка күчерүне таләп итәргә мөмкин.

Шуны истә тотыгыз: шәхси мәгълүматларны, смс-хәбәр белән килгән кодларны, пароль һәм кодлы сүзләрне беркемгә дә әйтергә ярамый!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре