Ул үзенең “эше” өчен урланган акчадан аз гына процент алуы турында сөйләгән.
Казанның полиция хезмәткәрләре мошенникларның курьеры булып эшләгән 17 яшьлек егетне тоткарлаган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Тоткарланган егет Казан, Чаллы һәм Алабугада кылынган өч җинаять очрагында шикләнелә. Өч кешегә барлыгы 3 миллион сумлык зыян китерелгән.
Бер җинаять очрагы ноябрь башында булган. Мошенниклар Казанда 87 яшьлек пенсионер әбинең зур суммада акчасын урлаган. Әбигә, янәсе, улының авариягә эләгүе турында хәбәр итеп, аны “коткару” өчен акча әзерләргә кушканнар. Пенсионер, аны-моны уйлап тормастан, күпме сорасалар – шуның кадәр биреп җибәргән.
Аферистлар Татарстанның төрле шәһәрләрендә тагын ике пенсионерны алдаган.
Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында шикләнелүчене тоткарлаган. 17 яшьлек егет гаебен таныган. Ул үзенең “эше” өчен урланган акчадан аз гына процент алуы турында сөйләгән.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерүне дәвам итә. Курьерга әлегә беркая да чыгып китмәү шарты куелган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез