Былтыр Татарстанда өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар саны кимегән. Бу хакта "Татарстанстат" хәбәр итә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда республикада 25 мең 220 мең пар кавышкан. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу - 8,7 процентка кимрәк. 2022 елда 27 мең 433 гаилә төзелгән булган.
Узган ел аерылышучылар 301 парга кимеп, 14 мең 267 очракны тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез