Республиканың 45 муниципаль берәмлеге командалары 4 юнәлеш буенча: робот техникасы; инженерлык бурычларын хәл кылу; пилотсыз очкычлар белән идарә итү; · пилотсыз очкычларны программалаштыру юнәлешләре буенча көч сынашты.
Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнгән:
«Робот техникасы»
1 урын – Игнатьев Данил, Милюков Максим (Бөгелмә районы Балалар техник иҗат үзәге);
2 урын – Мироненко Александр, Циденков Леонид (Чаллы ш. “Кванториум” Балалар технопаркы);
3 урын – Галихуҗин Артур, Гәрәев Рамазан (Чаллы ш. “Кванториум” Балалар технопаркы);
«Инженерлык бурычларын хәл кылу»
1 урын – Махиянов Эмиль, Зайцев Самат (Чаллы ш. “Кванториум” Балалар технопаркы);
2 урын – Галиев Азат, Чикелев Леонид (Яшел Үзән механика көллияте);
3 урын – Сафин Альберт, Фадеев Глеб (Чаллы ш. № 5 Балалар техник иҗат үзәге)
«Пилотсыз очкычлар белән идарә итү»
1 урын – Афанасьев Стефан (Казан ш. Совет районы лицей-инженер үзәге);
2 урын – Козырев Михаил (Бөгелмә районы № 2 лицей);
3 урын ике укучыга бирелгән: Хотеев Роман (Лаеш техник-икътисад техникумы) һәм Торопов Тимур (Яшел Үзән районы № 1 лицей).
«Пилотсыз очкычларны программалаштыру»
1 урын – Блинков Ярослав, Галиев Арслан (Казан ш., Совет районы лицей-инженерлык үзәге);
2 урын – Каравашкин Артем, Самарханов Арслан (Бөгелмә районы № 21 лицее);
3 урын – Кәримов Миралем, Сафин Рүзәл (Лаеш техник-икътисад техникумы).
Җиңүчеләргә һәм аларның остазларына финал этабында уңышлар телибез! Олипмиада финалы 11-13 мартта Пермьдә узачак. Безнең белешмә: Интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабын оештыручылар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез