Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, киләсе уку елында уку йортларында "иртәнге фильтрлар" практикасы дәвам итәчәк.
Балалар, укытучылар һәм ата-аналарның керү урынында температураны үлчәячәкләр. Авыруның кечкенә генә билгесе булса да - күз буявы, йөткерү, томау - чир йоктырган кеше кире кайтарылачак.
Республиканың баш санитария табибы билгеләп үткәнчә, мондый чара массакүләм авыруларны булдырмас өчен кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез