Газетага язылу

Татарстанда озын гомерле кешеләргә 100 яшьләре тулган уңайдан бүләкләр тапшырылачак

Татарстанда 100 яшьтән узган өлкән буын вәкилләре Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бүләк җыелмаларына ия булачак. Бу хакта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

“Татарстан Рәисе быел 100 яшьтән узган кешеләргә бүләкләр тапшыру турында карар кабул итте. Башкарма комитетлар вәкилләре өлкәннәргә бүләк җыелмаларын өйләренә китереп бирәчәк”, – диде ул.

Хәзерге вакытта республикада 935 мең кеше өлкән буын вәкиленә керә. Һәр 4 кешенең берсе – өлкән яшьтә. 2030 елга исә һәр 3 кешенең берсе өлкән буын вәкиленә әйләнәчәк. Бигрәк тә авылларда өлкәннәр күп.

“Озын гомерлеләр саны елдан-ел арта. Бүген республикада 233 кешенең яше – йөзнең теге ягында. Иң өлкән хатын-кызга – 107 яшь. Алабугада яши. Иң өлкән ир-ат исә – Питрәчтә, аңа 104 яшь”, – дип билгеләп үткән министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре