Татарстан Республикасында пенсия алды яшендәгеләр хезмәт ташламаларына дәгъва итә ала. Мондый ярдәм чаралары пенсиягә чыгарга ниятләгән кешеләрнең хокукларын яклауга юнәлдерелгән, дип яза «Татар-информ».
- тиешле рөхсәттән башка эштән азат итә алмау
Эш бирүче пенсия алды яшендәгеләрне профсоюз яки хезмәт инспекциясенең тиешле рөхсәтеннән башка эштән чыгара алмый, хәтта компания штатны кыскарткан очракта да. Әгәр әлеге кагыйдә бозылса, хезмәткәр судка бирергә һәм эш урынына кайтаруны, шулай ук компенсация түләүне таләп итәргә хокуклы.
- өстәмә ике көн ял итү
Пенсия алды яшендәгеләр үзләре теләгәнчә өстәмә ике көн ял алырга хокуклы. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ике көн өчен түләнмәячәк.
- эш бирүче хисабына укулар узу
Пенсия алды яшендәге татарстанлылар эш бирүче хисабына квалификация күтәрү яисә яңадан һөнәри әзерлек узарга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы әлеге категория гражданнарга хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне саклап калуда ярдәм итәргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез