Татарстанда пенсия түләү көнен үзгәрткәннәр

Сәбәбе – ноябрь бәйрәмнәре.

Россиядә һәр ел саен 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Быел берьюлы 3 көн: 4-6 ноябрьдә ял итәчәкбез. Җомга – кыскартылган эш көне.

“KazanFirst” хәбәрчесенә Россия Социаль фондыннан аңлатып үтелгәнчә, пенсияләр төрле кешегә төрлечә бирелә. Әйтик, гадәттә айның 4-6 числосында алучылар картасына пенсия инде 3 ноябрьдә үк күчереләчәк. Пенсияләр 7, 8, 9 һәм 10 ноябрьдә гадәттәгечә киләчәк.

Социаль фондта билгеләп үтелгәнчә, пенсия түләү көне өченә һәм җидесенә туры килгән очракта, пенсионерлар акчаны көнендә алачак. Пенсияләрне түләү графигы төбәккә карап үзгәртелергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре