Газетага язылу

Татарстанда «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы бер сәгатьтән гамәлдән чыгарылды

Татарстанда 7:32дә гамәлгә кергән «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды.

Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында пәйда булды.

"Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә "пилотсыз очкыч куркынычы" режимы бетерелде", - дип диелгән рәсми кушымтада.

БПЛА куркынычы режимы булуына карамастан, республика аэропортларында чикләүләр кертелмәде.

Соңгы тапкыр әлеге режим кичә, 21 гыйнварда, игълан иттелгән иде, ул өч сәгатькә якын гамәлдә булды. Шул ук көнне РФ Оборона министрлыгы республика территориясендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгәнлеген хәбәр итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре