Газетага язылу

Татарстанда почта хезмәткәре 61 миллион сумнан артыграк акча урлаган һәм бүлеккә ут төрткән

Алабуга шәһәре прокуратурасы аеруча зур күләмдә акча урлау турында җинаять эше кузгатуны законлы дип танып, тикшерү барышын үз контроленә алган.

Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, почта бүлеге хезмәткәре 2022 елның языннан 2026 елның июленә кадәрге чорда кассадан даими рәвештә акча урлаган. “Аякланган” акчаның гомуми күләме 61 миллион сумнан артып киткән. Хатын-кыз аны үзенең кирәк-ярагына тоткан. Җинаять эзен яшерү өчен угры почта бүлегенә ут төртмәкче булган, әмма янгынны вакытында кисәтеп калырга өлгергәннәр. Җинаять кылуда шикләнелүчене сак астына алганнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре