Татарстанда поезд бер хатын-кызның гәүдәсен өзгән

Зәйдә тимер юлда поезд хатын-кызны бәрдерә. Фаҗига Якты Күл-Зәй арасында булган.

"Круглое Поле-Бөгелмә" эш поезды көпчәкләре астына эләккән 50 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аның гәүдәсен яртылаш киселә. Һәлакәт урыныннан видео Казанның бер пабликында урнаштырылган.

Полиция хезмәткәрләре фаҗиганең нечкәлекләрен һәм һәлак булучының шәхесен ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре