Түбән Каманың җирле үзәк хастаханәсендә вазыйфаларны арттыру буенча күзгатылган эш җәһәтеннән тоткарлаулар булган. “Татар-информ” язганча, Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев һәм аффилирлы оешма хуҗасының берсе тоткарланган. Агентлык мәгълүматларына караганда, кичә аларны Казанга озатканнар.
Моннан тыш, агентлык мәгълүматлары буенча, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш бер төп белгеченә карата да тикшерүчеләрнең сораулары туган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тоткарланучылар белән эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез