2 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 51 төзекләндерелгән комлык эшли. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә быел барлыгы 61 рәсми комлык ачу планлаштырылган.
Кичә Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) республикада коену куркыныч булган 8 комлыкны атадылар. Казанның «Түбән Елга аръягы» пляжында һәм Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш шәһәр комлыкларында, шулай ук Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә «Аквапарк» комлыгында һәм Мөслимдә «Кояшлы Ык» яр буенда микробиологик күрсәткечләр буенча нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган.
Санитар-химик күрсәткечләр таләпләренә Казанда ике комлык - «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» туры килми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез