Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара форумының кайчан үткәреләчәге билгеле

XV Халыкара икътисадый форум май аенда уздырылачак.

“Россия – Ислам дөньясы Халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәре билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп, форум 14-17 май көннәрендә “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә уздырылачак. Шул ук чорда – 14-19 майда күргәзмә үзәге территориясендә “Russia Halal Expo” Халыкара икътисадый һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек күргәзмәсе үткәреләчәк. Хәләл продукция һәм хәләл хезмәтләр күрсәтү буенча Россиядә – иң зур һәм Идел буе федераль округында – бердәнбер күргәзмә бу.

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024” форумының максаты – Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре