Газетага язылу

Татарстанда руль артында телефон куллануны камералар терки башлады

Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый башлады.

Татарстанда руль артында телефон куллануны камералар терки башлады
Фото: Дәүләт автоинспекциясе

Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«2026 елның мартыннан комплекслар транспорт чараларын хәрәкәт вакытында кәрәзле телефоннарны кулга томый гына барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланмалар белән җиһазландырмаган кулланучыларны ачыклый», – диелә хәбәрдә.

Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән. Ведомствода искәртүләренчә, руль артында телефон кулланган өчен штраф 1500 сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре