Татарстанда Сабан туе бәйрәмнәре кайчан узачагы билгеле булды

Татарстан Республикасы Рәисенең республикада "Сабан туе" татар халык бәйрәмен уздыру көннәре турында"гы указы дөнья күрде.

Быел авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабан туе – 7–8 июньдә, Чаллы шәһәрендә – 14 июньдә уздырылачак. 21 июньдә исә  Казан Сабан туе булачак. Каравонга килгәндә, рус халкы бәйрәме 24 майда Лаеш районының Никольское авылында үткәреләчәк. Бәйрәмнәрне уздыру турындагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Документта җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, предприятиеләргә әлеге ике бәйрәмне уздыруда актив катнашу тәкъдим ителә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре