“Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында Татарстан Рәисен сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау өчен бюллетеньнәр бастыра башлаганнар.
– Бюллетеньнәр бастыру – сайлауга әзерләнүнең төп этапларыннан берсе. Республика сайлау системасы катгый төстә закон нигезендә эшли. Барлык процедуралар – югары дәрәҗәдә “үтәкүренмәле”. 14 сентябрьдә тавыш бирүне тыныч һәм оешкан төстә уздыру өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкбез, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстан Рәисен сайлауга барлыгы 2 923 100 бюллетень әзерләнәчәк. Республикада сайлаучылар санына туры килә бу. 93 900е сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексыннан (КОИБ) файдаланып тавыш бирү өчен каралачак. Алар ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә бастырыла. Кандидатларның фамилияләре әлифба тәртибендә урнаштырыла.
Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауга исә 53 400 бюллетень эшләнәчәк.
14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә әлеге округтагы сайлаучыларга аеруча күп бюллетень биреләчәк. Алар Татарстан Рәисен, Дәүләт Советы депутатын, шулай ук шәһәр советы депутатларын сайлаячак.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау өчен бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләре әзерли.
Һәр бюллетеньдә берничә саклау дәрәҗәсе каралган. Ул уникаль саклагыч катламнан тора. Шулай ук анда участок сайлау комиссиясе әгъзаларының имзалары һәм мөһере урын алачак.
Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез