Газетага язылу

Татарстанда сайлауда эшләячәк күзәтүчеләр өчен укулар уза

Татарстанда IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга иҗтимагый күзәтүчеләрен әзерләү дәвам итә. Бүген Казандагы 33нче участок сайлау комиссиясендә дә укулар узды.

Татарстан ситуация үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәлә Еникеева һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле Раил Курамшин булачак күзәтүчеләргә белем бирде.
 
Уку процессында тавыш бирү процедурасы турында гына сөйләмиләр. Үзәктә – күзәтүчедән игътибарлылык таләп итә торган реаль ситуацияләр. Раил Курамшин мондый очракларда объективлыкны саклап калу мөһимлеген ассызыклады. Тыңлаучылар арасында дискуссияләр, төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табу турында җанлы аралашу барды.
 
Уку программасында төп темаларның берсе – күзәтүченең хокуклары һәм бурычлары. Алар тавыш бирү тәртибен аңларга, үз хокукларын белергә һәм тирә-юньдәге вакыйгаларны дөрес итеп тиешле документка терки белергә тиеш. Шулай ук сәламәтлекләре чикле кешеләрнең дә сайлау мөмкинлеге турында сөйләделәр. 
 
Мөмкин булган хокук бозуларны һәм техник хаталарны да аерым тикшерделәр. Шулай ук провокация һәм агитация турында әңгәмә кордылар. Бәхәсле очракларда нишләргә һәм сайлау участогында нинди кагыйдәләр гамәлдә булуын аңлаттылар. Теория конкрет тормышчан ситуацияләр турында фикер алышу һәм аудиториядән килгән сораулар белән алышынды. 
 
Сайлау участокларында бәйсез күзәтүчеләр, партия яки кандидатлар билгеләгән күзәтүчеләр һәм иҗтимагый күзәтүчеләр булачак. Гүзәлә Еникеева сүзләренчә, быел алар барлыгы 3000 кеше. Аларның 85% инде уку-укыту курсларын үткән. 
 
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Единая Росмия, выборы, молодаягвардия, сайлау

Көн хәбәре