Планлаштырылган соңгы укуларның берсе бүген Казандагы 105нче участок сайлау комиссиясендә узды. Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле Раил Курамшин һәм Татарстан ситуация үзәгенең мониторинг төркеме җитәкчесе Гүзәлә Еникеева күзәтүчеләргә хокукларын аңлатты.
Төп игътибар практик белемнәргә, ягъни төрле ситуацияләрдән чыгу юлын табуга югәлдерелгән. Быел сайлау участокларында тавыш бирүнең ачыклыгын һәм гаделлеген тәэмин итү өчен меңнәрчә кеше җәлеп ителә. Казанда оештырылган чираттагы укулар күрсәткәнчә, күзәтүче булу – җаваплылык һәм игътибарлылык таләп итә торган эш. Раил Курамшин һәм Гүзәлә Еникеева катнашучыларга реаль бәхәсле ситуацияләргә мисаллар китерделәр, ә күзәтүчеләр андый вакытта нишләячәкләрен күрсәтте. Иң мөһиме – хисләргә бирелмәскә, үзеңне тыныч тотарга, тавыш күтәрмәскә, дип аңлатты оештыручылар.
Шул рәвешле, күзәтүчеләр «агитация, провакация булган очракта нинди гамәлләр кылырга?», «объективлыкны ничек саклап калырга?» кебек сорауларга җавап эзләде. Шулай ук техник хаталар килеп чыкса, пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы кертелсә, нишләргә икәнен дә аңлаттылар. Бүгенге көндә республика иҗтимагый күзәтүчеләренең барысы да диярлек әлеге әзерлек курсларын узган инде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күзәтүчеләрнең югары дәрәҗәдәге әзерлеге сайлауларның, гадел, тыныч һәм канун кысаларында узуын гарантияли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез