17 сентябрьдән, “Народный Татарстан” проекты кысаларында, республика күләмендә киң колачлы #МойТатарстан челленджы башлана. Ул рәттән өч көн: 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә үткәрелә.
Республикада яшәүче теләсә кем бу чарада катнашып, 36 iPhone 12нең берсен отарга мөмкин.
 Челленджда катнашу кагыйдәләре белән тулырак биредә танышырга мөмкин.
Приз оту өчен үзеңнең сайлау участогында фотога төшеп яки селфи ясап, ВКонтакте яисә Instagram социаль челтәрендәге аккаунтыңа #МойТатарстан хештегы белән урнаштырырга кирәк.
 Айфон 17, 18, 19 сентябрьдә 08:00дән 20:00 сәгатькәчә, һәр сәгать саен, #МойТатарстан челленджы кысаларында, «Народный Татарстан» проекты ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеменең туры эфирында уйнатыла.
19 сентябрьдә, сәгать саен iPhone 12 уйнатудан тыш, туры эфирда бик кызыклы күңел ачу чарасы һәм татар эстрадасы “йолдыз”лары катнашында концерт булачак. Концертны Салават Фәтхетдинов ачып җибәрәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез