Татарстанда сакчыл җитештерү буенча 42 инструктор әзерләгәннәр

Татарстанда быел 5 ай эчендә “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проекты буенча 42 инструктор сакчыл җитештерүгә өйрәтелгән. Бу хакта энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәгеннән хәбәр ителә.

“Әлеге хезмәткәрләр предприятиедә башкаларны да сакчыл җитештерү буенча белемле итүләре өчен кирәк”, – диелгән хәбәрдә.

Инструкторлыкка кандидатлар 5 төп курс буенча өйрәтелә. Болар – “Югалтуның 7 төре”, “Сакчыл җитештерү”, “Производство анализы”, “Производствода 5С системасы” һәм “Проблемаларны хәл кылу методикасы”.

Инструкторлар әзерләү барышында һәр төр тренингка анализ ясала, шулай ук “Зурларны өйрәтүнең принциплары һәм технологияләре” дигән аерым курс уздырыла. Уку тәмамланганнан соң һәрбер хезмәткәргә сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен сертификат бирелә.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проекты илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең ел саен 5 процентка үсүе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бизнеска ярдәм итү йөзеннән чаралар комплексы, шул исәптән финанс ягыннан кызыксындыру, предприятиеләрнең эшчәнлеге буенча экспертлар консультацияләре күздә тотылган. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре