Татарстанда сакынайтачакмы-юкмы икәнен аңлатканнар

Республикада соңгы көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 6-7 градуска югары булган. КФУ профессоры, метеоролог Юрий Перевенденцев “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бедергәнчә, хәзер һаваның салкынаюы көтелә. Температура нормага якынаячак, дигән сүз бу. Арктик һава үтеп керү сәбәпле, якындагы көннәрдә көндезге һава температурасы +1 градус, төнге сәгатьләрдә -4 градус тәшкил итәчәк. Әмма атна ахырында республикада янә җылыта. Явым-төшем көтелми. Кар гадәттәгедән иртәрәк эреп бетәргә тиеш.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, быел метеорологик яз күпкә алданрак башланган. Тәүлеклек уртача температураның, 0 дән югары күтәрелеп, 5 тәүлек һәм аннан күбрәк шулай саклануы бу. Мондый хәл узган атнада булган. Гадәттә исә ул 30 марттан соң гына күзәтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре