Татарстанда сәламәтлек автобусы юлга чыкты

Республикада тормышка ашырыла торган «Әйт» проекты яшьләр арасында сәламәтлеккә игътибар арттыруны күздә тота.

Бер төркем белгеч, республиканың алты районында булып, яшьләргә сәламәтлек турында лекцияләр укыячак. Берочтан биредә тәҗрибәле белгечләргә соравыңны да биреп булачак. Сәламәтлек автобусы Арча һәм Буа районнарында булырга өлгергән инде. Чарага 600 лап кеше килгән. Якын арада белгечләр Чистай (15 август), Әлмәт (19 август), Мөслим (22 август) һәм Чаллыга (26 август) юл тотачак. Проектта катнашу өчен эйтконференция.рф сайтына кереп теркәлергә кирәк. Очрашу ахырында катнашучылар арасында бүләкләр дә уйнаталар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре